Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды Татарстанның кече һәм урта бизнес экспортерларын ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсында катнашырга чакыра.
Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар ае өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг тәкъдим итте.
Түгәрәк өстәлләрнең программасы кече һәм урта эшкуарларга идеяне табышлы бизнеска әйләндерергә ярдәм итәчәк төп мәсьәләләр спектрын үз эченә ала. Инновацияле коммерция алып бару өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар яңа базарларга чыгу өчен нәтиҗәле бизнес-модельләр, үсеш стратегияләре һәм уникаль сәүдә тәкъдимнәре эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Росстат 2018 ел өчен Россия субъектларының тулай төбәк продукты турында мәгълүматларны бастырып чыгарган. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында тулай төбәк продуктының күләме буенча 6 нчы урын алган, шул рәвешле алга таба ышанычлы хәрәкәт итә, 2016 елда республика – 8, 2017 елда 7 нче урында булган.
Татарстанның Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча республиканың социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләрен тәкъдим итте.
Идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 2019/2020 уку елында (Президент программасы) укырга кандидатлар сайлап алына.
Инновацияләр, эшкуарлык, архитектура, мәдәният, сәнгать һәм башка өлкәләрдәге проектларны май аенда Казанда тәкъдим итәчәкләр. Башкалада «Наш Татарстан» Республика яшьләр форумының финалы узачак.
Россия шәһәрләрендә «Ачык инновацияләр» (Open Innovation Startup Tour) Стартап Туры уза. Бу перспективалы инновация проектларын эзләү һәм югары технологияләр өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы яшь стартап-командаларның компетенцияләрен үстерү буенча масштаблы проект.
Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә төзелгән Социаль проектларга ярдәм итү фонды VII акселерация программасына гаризалар кабул итү башлануы хакында игълан итте.
2020 елның 18-20 март көннәрендә «Санкт-Петербург – Россия һәм чит ил төбәкләре» XIV Петербург Кече һәм урта бизнес партнериаты узачак.