Татарстан яшьләре «Наш Татарстан» форумы кысаларында үз проектларын тәкъдим итәчәк

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Инновацияләр, эшкуарлык, архитектура, мәдәният, сәнгать һәм башка өлкәләрдәге проектларны май аенда Казанда тәкъдим итәчәкләр. Башкалада «Наш Татарстан» Республика яшьләр форумының финалы узачак. 2010 елдан башлап, форум Республика яшьләре өчен төп мәйданчык булып тора, анда теләсә кайсы яшь кеше яки команда үз проектын тәкъдим итә һәм яклый, тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме алырга мөмкин.

Форумда 14-30 яшьләрдәге проектлар һәм идеяләр авторлары, шулай ук 35 яшькә кадәрге галимнәр, республиканың югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, Татарстан балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала.

Иң яхшы яшьләр проектлары Форумның финал күргәзмәсендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында тәкъдим ителәчәк, шулай ук алга таба булышлык күрсәтү һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан теләктәшлек белдерү өчен яшь инициативалар реестрына кертеләчәк. Форум «іВолга», «Территория смыслов», «Таврида» һ.б. федераль проектларда катнашу өчен Татарстан Республикасыннан иң яхшы идеяләрне сайлап алу буенча төп мәйданчык булып тора.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлык өлкәсендәге проектларга кураторлык итә. Ел саен сайлап алу туры Икътисад министрлыгы мәйданчыгында уза, анда форумда катнашучылар үз идеяләрен эксперт комиссияләренә тәкъдим итә. Экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, Татарстан Республикасы югары уку йортларының профессор-укытучылар составы, шулай ук уңышлы эшкуарлар һәм мәдәният вәкилләре чыгыш ясый.

Узган ел эшкуарлык өлкәсендә беренче урынны КФУ милли сәнгать һәм дизайн кафедрасының 2 курс студенты Садриева Айгөл яулады. Кыз бизәкле күн мозаикасы техникасы эшләнмәләренең эксклюзив коллекциясен һәм кулдан эшләнгән «Bulgari» күн эшләнмәләрен ясау буенча остаханә проектын тәкъдир итте. Айгөл үз эшен үстерүгә акчалата сертификатка ия булды, шулай ук республиканың яшьләр потенциалын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеген алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Айгөлнең проекты хәзерге вакытта уңышлы эшләп килә, яшь эшкуар кыз үзе җитештергән күн эшләнмәләрне бөтен ил территориясендә сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International