Россия шәһәрләрендә «Ачык инновацияләр» (Open Innovation Startup Tour) Стартап Туры уза. Бу перспективалы инновация проектларын эзләү һәм югары технологияләр өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы яшь стартап-командаларның компетенцияләрен үстерү буенча масштаблы проект. Татарстанда ул 11-12 март көннәрендә Иннополиста узачак.
Чараның беренче көне Татарстанны цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышуга багышланачак. «Сколково» фонды һәм башка үсеш институтлары вәкилләре технологик эшкуарлар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Хакимият, бизнес, индустрия, мәгариф вәкилләре катнашында «Цифрлы икътисадка күчүнең терәк ноктасы буларак төбәк» дискуссиясе үзәк вакыйга булачак.
Икенче көнне инновация проектларының төбәк конкурсы узачак. Катнашучылар 300 мең сум күләмендә акчалата бүләк һәм Инновацияләргә ярдәм фондыннан «Старт» программасында катнашу мөмкинлеге өчен көрәшәчәк. Конкурста җиңүчеләрнең барысы да Startup Village — Россиядә һәм БДБ илләрендә иң масштаблы стартап-конференциягә чакыру алачак.
Быел әлеге бәйге өч юнәлеш буенча үткәрелә: медицина һәм авыл хуҗалыгында биотехнологияләр, мәгълүмат технологияләре, индустриаль һәм энергетика технологияләре.