Татарстанның авыл гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала.
20 мартта Мәскәүдә «Бизнес территориясе – тормыш территориясе» форумы кысаларында «Бизнес-Успех» илкүләм эшкуарлык премиясенең финалы узачак, ул Россия төбәкләрендә кече һәм урта бизнесны үстерүнең уңышлы мисалларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.
20 мартта Мәскәүдә «Бизнес территориясе - тормыш территориясе» форумы узачак. Әлеге чара эшкуарлык үсешенең перспектив юнәлешләре турында фикер алышу максатында бизнес вәкилләре, экспертлар һәм хакимият вәкилләре өчен очрашу мәйданчыгы булачак.
2019/2020 уку елында Татарстанда идарәче кадрларны әзерләү буенча дәүләт планын (Президент программасын) гамәлгә ашыру кысаларында укыту өчен кандидатлар сайлап алына.
Татарстанның коммерциячел булмаган оешмалары Россия Президенты Владимир Путин грантына дәгъва кыла ала. Бүген 2020 елда икенче конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча 2020 елда беренче конкурска йомгак ясалды.
Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендәге Дәүләт хезмәте һәм идарә институтының дәүләти-хосусый партнерлык үзәге белән бергә шәхси эшкуарлык инициативасына һәм кече бизнеска ярдәм итү буенча Россия күләмендә «Үсеш өстенлекләре» конкурсын оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Икътисад министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул – ТР Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ведомствоны 2018 елдан җитәкләгән Фәрит Габделганиев Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде.
Габделганиевны билгеләү Президент Рөстәм Миңнехановның эшкуарлык секторында бары ике ел эчендә генә тормышка ашырылып, үсеш бирүгә нигез булган нәтиҗәле карарлары сериясенең дәвамы булды. Икътисад министры вазыйфасына Габделганиев моннан ике ел элек, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрлык мәктәбен үтеп билгеләнде, республика өчен мөһим бурычларны шулай ук уңышлы гамәлгә ашырган иде. Базар экспертлары Татарстан Республикасында кече бизнесны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен билгеләп үтә.
ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев IT-өлкәнең кече бизнесына ярдәм итүнең яңа чаралары исемлеге белән закон проектын тәкъдим итте