Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә төзелгән Социаль проектларга ярдәм итү фонды VII акселерация программасына гаризалар кабул итү башлануы хакында игълан итте. Социаль өлкәдә бизнес-проектларны гамәлгә ашыручы эшкуарларга сайлап алуда катнашу өчен 2020 елның 31 мартына кадәр теркәлү формасын тутырырга кирәк. Программада катнашу бушлай.
Акселератор үз эшенең актив үсеш институты булып тора. Акселерация нәтиҗәләре буенча чарада катнашучылар проектларны алга таба гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле бизнес-модельләрне билгели һәм аларның финанс күрсәткечләрен яхшырта алачак. Шулай ук акселератор мәйданчыгы социаль эшкуарлык өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар белән проект эшләргә, проблемалы урыннарны ачыкларга һәм үсеш нокталарын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Программада катнашу өчен мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, мәдәният, спорт, экология һәм мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә социаль эшкуарлык белән бәйле кече һәм урта бизнес вәкилләре чакырыла. Шул ук вакытта проект гамәлгә ашыру стадиясендә булырга һәм үз-үзен аклау һәм алга таба масштаблау потенциалына ия булырга тиеш.
Программа 2020 елның апрелендә эшли башлаячак. Заявкаларны бәяләү нәтиҗәләре буенча Мәскәүдәге старт интенсивына 100гә якын команда чакырылачак, анда аларны икенче сайлап алу туры көтә, аның нәтиҗәләре буенча 50 проект ике айлык акселерация узачак. Иң яхшы командалар потенциаль партнерларга һәм инвесторларга үз бизнес-идеяләрен тәкъдим итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан эшкуарлары акселерация программаларында берничә тапкыр катнашты инде. Аларның проектлары югары бәяләнде, ә эшкуарлар үзләре иң яхшы чыгарылыш укучылары арасына керде. «Wise Kids» балалар үсеше үзәген бизнес-идеяне уңышлы гамәлгә ашыруның шундый мисалы итеп китерергә мөмкин. Үзәк Казан шәһәрендә акселерация программасын тәмамлаган Наталья Газизуллина тарафыннан оештырылган. Үзәктә логопедия, дефектология, нейропсихология юнәлеше буенча балалар өчен дәресләр уза, психологик консультацияләр, психотерапевтик дәресләр, шулай ук мәктәпкә әзерлек гамәлгә ашырыла. Проектны яктырту буенча мәгълүмати ярдәмне ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды үз өстенә алды.
Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү монда.