Президент программасы буенча уку өчен документлар кабул итү 10 мартка кадәр озайтылды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 2019/2020 уку елында (Президент программасы) укырга кандидатлар сайлап алына.

Укулар «Менеджмент», «Финанс менеджменты», «Инновация менеджменты» юнәлешләр буенча узачак.

Конкурста катнашу өчен документлар 2020 елның 10 мартына кадәр кабул ителә.

Сайлап алуда катнашу өчен төп таләпләр:

- 50 яшькә җитмәгән булу (хуплана);

- югары белем;

- кимендә 5 еллык гомуми эш стажы;

- идарә вазыйфаларында 2 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе;

- эш бирүче яисә башка вәкаләтле орган тарафыннан хупланган оешманы, эшчәнлек өлкәсен үстерү концепциясе (индивидуаль проект биреме нигезендә проект идеясе) булган оешманы үстерү проектын гамәлгә ашыруда катнашу.

Конкурс нигезендә сайлап алу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән теркәлгән файлда танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-17-20, +79178705580.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International