2020 елның гыйнвар ае өчен Татарстан Республикасы районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингы

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар ае өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг тәкъдим итте.

Гыйнвар ае өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

Буа муниципаль районы рейтингта – 6, Аксубай, Алексеевск һәм Кайбыч муниципаль районнары 4 позициягә күтәрелгән. Әлеге уңай үзгәрешләр сатып алу сәләте, хезмәт хакы һәм эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе белән бәйле.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 51,21 мең сум тәшкил иткән, муниципаль берәмлекләр арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр – Әлмәт (361,5 мең сум), Түбән Кама (150,0 мең сум) һәм Яңа Чишмә (102,3 мең сум) муниципаль районнарында.

2020 елның 1 февраленә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% тәшкил итә. 32 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән. Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе – Актаныш (0,16%), Аксубай (0,2%) һәм Лаеш (0,2%) муниципаль районнарында, иң зурысы Алабуга (1,08%), Зеленодольск (0,97%) һәм Теләче (0,82%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2020 елның гыйнварында республикада җан башына исәпләгәндә гомуми торак мәйданы 0,065 кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу күрсәткеч буенча лидер районнар: Питрәч (1,345 кв.метр), Лаеш (0,280 кв.метр) һәм Теләче (0,164 кв.метр). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International