Түгәрәк өстәлләрнең программасы кече һәм урта эшкуарларга идеяне табышлы бизнеска әйләндерергә ярдәм итәчәк төп мәсьәләләр спектрын үз эченә ала. Инновацияле коммерция алып бару өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар яңа базарларга чыгу өчен нәтиҗәле бизнес-модельләр, үсеш стратегияләре һәм уникаль сәүдә тәкъдимнәре эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Фикер алышу өчен тәкъдим ителгән темалар арасында – Татарстан Республикасы инноваторларына ярдәм итү һәм өйрәтү өчен булдырылган «Татпатент» онлайн-платформасы, франшизларны яклау коралы буларак интеллектуаль милек белән идарә итү, Инновацияле проектларга ярдәм итү фонды белән эшләү үзенчәлеге, Интернет-сәүдәнең заманча инструментларына экспорт ярдәме күрсәтү һәм өйрәтү.
Түгәрәк өстәлләрдә катнашучылар эшкуарларга ярдәм итүнең республика һәм федераль чаралары, шулай ук товарны чит ил базарларына чыгару мәсьәләсе буенча белем бирү ликбезы узачак.
Чаралар турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучыларны теркәү монда.
Түгәрәк өстәлләр расписаниесе:
|
5 март 2020, пәнҗешәмбе 16:00 |
Франшизларны яклау коралы буларак интеллектуаль милек белән идарә итү
|
|
11 март 2020, чәршәмбе 14:00 |
Интеллектуаль милекне залогка куеп, кредит бирү
|
|
12 март 2020, пәнҗешәмбе 14:00 |
Инновацияле проектларга ярдәм итү фонды белән эшләү
|
|
17 март 2020, сишәмбе 14:00 |
Инноваторлар өчен онлайн платформа (ярдәм итү һәм укыту) – ТАТПАТЕНТ
|
|
18 март 2020, чәршәмбе 14:00 |
2 ел эчендә стартаптан башлап дөньяның алдынгы илләренә экспорт өлешенә кадәр
|
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург урамы, 52, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркы» ДАУ матбугат үзәге