Татарстан тулай төбәк продукты күләме буенча РФ субъектлары арасында 6 нчы урында тора

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Росстат 2018 ел өчен Россия субъектларының тулай төбәк продукты турында мәгълүматларны бастырып чыгарган. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясе төбәкләре арасында тулай төбәк продуктының күләме буенча 6 нчы урын алган, шул рәвешле алга таба ышанычлы хәрәкәт итә, 2016 елда республика – 8, 2017 елда 7 нче урында булган.

Макрокүрсәткечнең иң зур күләме, гадәттәгечә, Мәскәүдә теркәлгән, лидерлар арасында шулай ук: Ханты-Манси автономияле округы, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ямал-Ненец автономияле округы. Россия Федерациясе субъектлары буенча тулай төбәк продукты суммасында Татарстан Республикасының ТТП өлеше – 2,9%.

2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының ТТП күләме 2 469,2 млрд.сум тәшкил иткән, ягъни 2017 ел дәрәҗәсенә карата 102,1% (2017 елда – 2 139,8 млрд.сум; 101,6%). Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында алдынгы урында тора.

Икътисад структурасында иң зур чагыштырма авырлык: сәнәгать – 48,9%, сәүдә – 11,3%, төзелеш – 8,1%, транспортлау һәм саклау – 5,8%, авыл хуҗалыгы – 5,7%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International