Татарстанның Икътисад министрлыгы 2020 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре буенча республиканың социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләрен тәкъдим итте.
Әйтик, 2020 елның гыйнварында республиканың тулай төбәк продукты 169,7 млрд. сум тәшкил иткән, бу 2019 елның гыйнвары белән чагыштырганда 11 млрд.сумга артыграк (158,7 млрд.сум). Макрокүрсәткечнең үсеш темпы – узган елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә – 101,7%.
Икътисадый динамикага төп уңай өлешне сәнәгать, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы кертә.
Сәнәгый җитештерү индексы 2019 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата 103,1% тәшкил иткән. 2020 елның беренче аенда 199,6 млрд.сумлык продукция төяп җибәрелгән.
Файдалы казылмалар чыгаруда җитештерү индексы 2019 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата 99,0% тәшкил итә, эшкәртү производстволарында – электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итүдә –107,4%; һаваны кондиционирлауда – 96,2%, су белән тәэмин итүдә; су агызуда; калдыкларны җыю һәм утильләштерүдә, пычратуларны бетерү буенча эшчәнлекне оештыруда – 108,9%.
Барлыгы 13,4 млрд.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, узган елның гыйнварына карата үсеш 102,6% тәшкил итә.
Ваклап сату әйләнеше 76,1 млрд.сум тәшкил иткән, ягъни 2019 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә – 103,3%.
Бу ел төзелеш секторында да уңай динамикадан башланды. Төзелеш эшләре күләме 12,6 млрд.сум тәшкил итә, ягъни 2019 елның гыйнвары дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә – 100,9%.
254,3 мең кв.метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган.
2020 елның гыйнварында куллану бәяләре индексы, 2019 елның декабренә карата, 100,3% тәшкил иткән, шул исәптән азык-төлек товарларына – 100,6%, азык-төлек булмаган товарларга – 100,1%, хезмәтләр күрсәтүгә –100,2%.
Материал Татарстанстат мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.