2020 елның 18-20 март көннәрендә «Санкт-Петербург – Россия һәм чит ил төбәкләре» XIV Петербург Кече һәм урта бизнес партнериаты узачак. Бу – төньяк башкаланың икътисадый хезмәттәшлекне үстерү һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту өлкәсендә иң зур эшлекле вакыйгаларының берсе.
Анда кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар, фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары вәкилләре, инновацияләрне эшләүчеләр, югары уку йортлары, тармак фондлары, берлекләр һәм ассоциацияләр җитәкчеләре, финанс структуралары вәкилләре, Россия һәм чит илләрнең дәүләт хакимияте органнары һәм сәүдә-сәнәгать палаталары вәкилләре, сәнәгать, төзелеш һәм ТКХ предприятиеләренең техник белгечләре катнашачак.
Чара инвестиция потенциалын, продукцияне күрсәтү, клиентлар, заказчылар һәм партнерлар белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру, бизнес алып баруның актуаль проблемалары буенча эксперт фикер алышу өчен киң мөмкинлекләр бирә.
XIV Петербург Кече һәм урта бизнес партнериатында катнашу программасы һәм шартлары белән сайтта танышырга мөмкин: http://partneriat.info/.