Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды Татарстанның кече һәм урта бизнес экспортерларын ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында экспорт эшчәнлеге лидерларын ачыклау, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекнең иң яхшы тәҗрибәсен һәм практикасын алга этәрү буенча республика инициативасын тәкъдим итә.
Конкурс производстволарны үстерүне стимуллаштыра, республика җитештерүчеләренең дөнья базарында абруен күтәрүгә ярдәм итә, экспортер-эшкуарларга үз продукцияләренең һәм хезмәтләр күрсәтүенең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итү мөмкинлеген бирә.
Конкурста катнашу өчен Татарстан бизнесменнары чакырыла, алар экспорт тәҗрибәсе белән расланган, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрына кертелгән булырга тиеш. Конкурс 11 номинация буенча узачак, һәр конкурсант-предприятие бердән артык номинациядә катнаша алмый. Катнашу өчен гаризалар 12 мартка кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2020 елның 17 мартында 18.00 сәгатьтә Эшкуар йортында узачак. «Ел экспортеры» бәйсендә барлык җиңүчеләр һәм лауреатлар, үзләре җитештергән товарларның һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын раслый торган күрсәткеч буларак, үз продукцияләрен маркировкалаганда конкурс эмблемасын куллану хокукына ия булачак.
Бүләкләү тантанасы кысаларында шулай ук экспортер компанияләр җитештерә торган продукциядән күргәзмә һәм дегустация булачак. Бу – республика җитәкчелегенә үз товарларын тәкъдим итү, шулай ук «Ел экспортеры» премиясендә катнашучылар арасында потенциаль сатып алучыларны һәм тәэминатчыларны эзләп табу өчен менә дигән мөмкинлек.
Конкурста катнашу өчен гариза бирергә, шулай ук үткәрү кагыйдәләре белән биредә танышырга мөмкин.