2023 елның 20 – 22 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумы узачак. Катнашучыларның аудиториясен киңәйтү максатыннан форумны «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә көндезге һәм онлайн форматта уздыру планлаштырыла.
Агымдагы елның мартыннан планлы тикшерүләргә мораторий бөтен ил буенча 2030 елга кадәр озайтылды. 1 майга административ басымны киметү коралы республика контроль органнары үткәргән тикшерүләр санын 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 тапкырга киметергә мөмкинлек бирде.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге 17 майдан 26 августка кадәр Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре өчен «Бюджетсыз маркетинг» темасына мастер-класслар сериясен үткәрәчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Түбән Кама шәһәрендә Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Түбән Кама ветераннарын һәм шәһәр халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котлады.
Министрлык хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан лаеклы ялда булган өлкән хезмәттәшләре белән очраштылар. Алар тармак ветераны Рауза Шәрәфетдинованы Бөек Җиңү көне белән котладылар.
Татарстан Республикасы вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашында видеоконференц элемтә режимында эшче төркем утырышы узды. Фикер алышу предметы интернет-сәүдәне үстерү, муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү сыйфаты, 2023 елның апрель йомгаклары буенча Республика маркетинг үзәге ресурсларында эшләү һәм агымдагы елда эшне активлаштыру буенча тәкъдимнәр булды.
Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Максатлар кую һәм аларны таркату» кыска һәм озак вакытлы планлаштыру темасына бушлай мастер-класс үткәрәчәк.
Татарстан Республикасы эшкуарлары РФ Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында «Контроль һәм күзәтчелек» махсус бүлегендә контроль органнарының планлаштырылган һәм агымдагы тикшерүләре һәм профилактик чаралары турында белергә мөмкинлек алдылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясады. Апрель аенда бизнеска административ йөкләнешне киметү коралы белән очрашкан эшкуарлар сораштырылды.
Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасы республикада 1998 елдан бирле тормышка ашырыла һәм предприятиеләрнең икътисади һәм финанс хәлен яхшыртуга, төбәктә мәшгульлекне тәэмин итүгә турыдан-туры йогынты ясарга чакырылган перспективалы проектларны эшләү һәм апробацияләүнең нәтиҗәле тәҗрибә мәйданчыгы буларак үзен тулысынча күрсәтте.