ТР Министрлар Кабинетында брифинг булып узды, анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 26 нчы Петербург халыкара икътисади форумында (ПМЭФ-2023) катнашуы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Брифингның төп спикеры Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды. Ул Татарстан делегациясенең эше, РФ субъектларының милли рейтингында республика нәтиҗәләре турында сөйләде.
Быелгы форумның төп темасы «Суверен үсеш – гадел дөньяның нигезе. Киләчәк буыннар хакына көчләрне берләштерәбез». Форум кысаларында Россия субъектлары башлыклары, РФ Хөкүмәте вәкилләре, Россиянең эре компанияләре, кредит оешмалары, чит ил партнерлары белән очрашулар уздырылды. Хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде, берничә килешү имзаланды.
«Петербург икътисади форумы һәм Казаньфорум кебек халыкара мәйданчыклар, санкцияләргә карамастан, ил һәм республика икътисадының үсеш алуын раслый», – дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Форум кысаларында аерым сессия пилотсыз транспортка багышланган, моннан тыш, халыкара кооперацияне үстерү, КУЭ продукциясен экспортлау, ислам финанславы һәм башка темалар турында фикер алышынды.
Форумның төп чараларының берсе, гадәттәгечә, инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләрен игълан итү булды. Татарстан, Россия регионнары арасында рейтингта икенче урынны яулап, алдынгы позицияләрне раслады. Җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм итү кебек юнәлешләр буенча 67 күрсәткеч буенча исәпләү башкарыла.
«Рейтингның интеграль индексы шактый уңай динамика күрсәтә – үсеш 16 балл тәшкил итте. Стратегик инициативалар агентлыгы мәгълүматлары буенча, бары тик ике төбәк кенә гомуми нәтиҗәләр буенча 300 баллдан артып китте – болар Мәскәү һәм Татарстан. 50 күрсәткеч буенча (75 %) республика алдынгылар төркемнәрдә», – дип хәбәр итте ТР вице-премьеры.
Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева Татарстанда төзелешкә, милек хокукларын теркәүгә рөхсәт алу сроклары кыскартылуын, электр челтәрләренә тоташу сроклары кыскартылуын уңай тенденция буларак билгеләп үтте. Моннан тыш, финанс ярдәменең сыйфаты һәм файдалану мөмкинлеге белән канәгатьлек арта, Татарстан «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү» юнәлеше буенча алдынгылар рәтендә.
Икътисад министры билгеләп үткәнчә, республикада инвестицион җәлеп итүчәнлекне яхшыртуга юнәлдерелгән эш дәвам итә. Әйтик, бизнеска административ басымны киметү буенча актив эш дәвам итә – Татарстан бу юнәлеш буенча ил субъектлары рейтингында 2 нче урынны алды.
Исегезгә төшерәбез: 26 нчы Петербург икътисади форумы 14 – 17 июньдә узды, анда дөньяның 130 иленнән 17 мең кеше катнашты.