21 июньдә Эшкуар йортында ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» региональ бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Эксперт жюрисы иң яхшы экспортерларны 7 номинациядә билгеләячәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.
Җиңүчеләр бәйгенең федераль этабында Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.
Чараны Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә төбәк Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды оештырды.
Бәйге алты ел рәттән уздырыла, кече һәм урта бизнес вәкилләре арасында экспорт эшчәнлеге лидерларын ачыклауга һәм тышкы икътисади эшчәнлек буенча иң яхшы тәҗрибәне һәм практиканы танытуга юнәлдерелгән федераль инициатива булып тора.
Бүген экспорт эшчәнлеге тотрыклылыкны һәм икътисадый үсешне арттыруның төп факторларыннан берсе буларак карала. Санкцияләр белән бәйле тотрыксыз тышкы икътисади вәзгыятькә карамастан, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, экспортерларга тулы бер хезмәт күрсәтүләр һәм ярдәм чаралары күрсәтеп һәм аларны дустанә илләрнең экспорт базарларына күчереп, экспорт эшчәнлеген алып бару өчен шартлар тудыру өстендә эшләүне дәвам итә.
Быел җиңүчеләр түбәндәге төп номинацияләрдә билгеләнде:
• Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң яхшы экспортер;
* Агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы экспортер;
• Иң яхшы хатын-кыз экспортер;
• Иң яхшы яшь эшкуар-экспортер;
• Ел ачышы.
Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләү тантанасында кыйммәтле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Катнашучыларны теркәү һәм сәламләү кофе-брейкы 14:30 дан 15:00 гә кадәр.
Катнашу турында сораулар буенча Ширеева Натальяга мөрәҗәгать итегез: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279).
Исегезгә төшерәбез, илебез җитештерүчеләренә Россия Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» үзәге ярдәм итә.