ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2023 ел
чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр Умник-2023 бәйгесендә катнаша ала. Бәйгедә җиңүчеләр проект буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәрү өчен бер елга 500 мең сум грант алачак.


2
май, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Яшел Үзән һәм Менделеевск муниципаль районнары башлыклары, Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы министрлыклары, ведомстволары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды.

Татарстан эшкуарларын «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары максатларына туры китереп оештырылган «Экспорт форсажы» акселерация программасында катнашырга чакыралар. Чараны Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге гамәлгә ашыра.


28
апрель, 2023 ел
җомга

10 майда Икътисади үсеш министрлыгы «Минем бизнес. Беренче эш» дигән яңа белем бирү онлайн-проектын башлап җибәрә. Аның максаты – яңа килгәннәргә үз бизнесларын башларга һәм аны уңышлы үстерергә ярдәм итү.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен онлайн-укытуның дүртенче агымын үткәрәчәк. Вебинарда эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә, шул исәптән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзергә өйрәтәләр. Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай уза.


27
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

27 апрельдә Татарстан Республикасында «Илкүләм проектлар: Татарстан Республикасында мәгълүмати яктыртуны нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм арттыру» дигән укулар узды. Анда муниципаль һәм төбәк хакимияте органнарының илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җавап бирүче 60 вәкиле катнашты. 

Казан агломерациясенең Мастер-планын эшләү кысаларында 27 һәм 28 апрельдә Казанда республиканың дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, икътисад, транспорт, экология һәм туризм өлкәсендәге экспертлар катнашында эксперт сессияләре уза.

«Минем бизнес» үзәге 9 Майда – Җиңү көнендә бәйрәм ярминкәсе үткәрәчәк. Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында узачак. Мәйданчык: Казандагы Җиңү паркы.

Татарстан Икътисад министрлыгында Менделеевскиның мастер-планын тәкъдир итү булды. Мастер-план республика тәҗрибәсендә кече шәһәр өчен эшләнгән беренче документ булды һәм ул территориянең стратегик үсеше проектын тәшкил итә. 


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты Татарстан компанияләренең экспорт мөмкинлекләрен киңәйтә. Хәзер республикада Истанбулда Халыкара азык-төлек сәнәгате күргәзмәсендә бушлай катнашуга гаризалар кабул итү бара. Ел башыннан башлап, илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында интернациональ күргәзмәләрдә төбәкнең экспортка юнәлдерелгән 20 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International