Татарстан инвестицион җәлеп итүчәнлеген раслады: республика янә Стратегик инициативалар агентлыгы рейтингы лидерларында

2023 елның 16 июне, җомга

16 июньдә ПХИФ'23 кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы 2022 ел нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстан кабат инвестицион һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте. Республика Мәскәү шәһәреннән соң ук икенче урынны саклап калды.

Искәртеп узабыз: Татарстан Республикасы 8 ел дәвамында рейтинг алдынгылары өчлегенә керә. Аның методологиясе идарә инициативаларының төрле юнәлешләрен бәяләргә мөмкинлек бирә: бизнеска аның теләсә кайсы этапларында ярдәм итү өчен институтларны һәм инфраструктураны үстерү, инвесторлар өчен мәгълүматның дөреслеге һәм тулылыгы, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә цифрлаштыру дәрәҗәсе һәм тизлеге, җайга салу мохитен камилләштерү, шулай ук бизнес өчен ярдәмнең үтемлелеге һәм нәтиҗәлелеге.

Катлаулы тышкы икътисади вәзгыятькә һәм санкцияләр басымына карамастан, 2022 ел йомгаклары буенча Татарстанның төп капиталына инвестицияләр күләме 888 млрд сумнан артып китте, бу 2021 ел күрсәткече белән чагыштырганда 10,5 % ка күбрәк. Моннан тыш, бу Россия буенча уртача динамикадан ике тапкыр артык.

Республикада бизнеска административ басымны киметү буенча актив эш дәвам итә. Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бу эшкә федераль контроль-күзәтчелек ведомстволары һәм Татарстан бизнес-берләшмәсе белән берлектә  республика хакимиятенең барлык дәрәҗәләре кертелгән. Нәтиҗәдә, Татарстан бизнеска иң аз басым ясаучы ил субъектлары рейтингында 2 нче сызыкта.

Соңгы елларда республика дәүләт-хосусый партнерлык үсеше ягыннан җитди сикереш ясады. Татарстан агымдагы елда дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды. Бүген төбәктә 130 концессия килешүе һәм 93,3 млрд сум инвестицияләр күләме белән МЧП турында бер килешү гамәлдә.

Шулай ук республика бизнеска ярдәм итү һәм хезмәтләр күрсәтү чаралары эчендә бизнес-процессларны оптимизацияләү буенча актив эшчәнлек алып бара, цифрлы сервисларны модернизацияли, эшлекле җәмәгатьчелекнең читтән торып дәүләт хезмәтләренә һәм процедураларга керү мөмкинлеген тәэмин итәргә, аларны алу вакытын кыскартырга һәм ведомствоара бәйләнешләрнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә торган яңа технологик карарлар эшли.

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы – 2014 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган стратегик инициатива. Рейтинг төбәкләрдә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча тырышлыгын бәяли. Күрсәткечләрнең төп өлеше төбәк эшкуарлары арасында үткәрелгән сораштырулардан чыгып формалаша. Методологияне эшләгәндә инвестицион климатны бәяләүнең гамәлдәге илебез һәм халыкара рейтингларның һәм башка механизмнарның тәҗрибәсе исәпкә алынган. Рейтинг күрсәткечләре системасы инвестицион климат торышын бәяләүгә юнәлдерелгән иң яхшы дөнья тәҗрибәсен исәпкә алып эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International