ТР Икътисад министрлыгында муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2023 елның 16 июне, җомга

15 июньдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина рәислегендә муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләүне һәм экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә республика муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары һәм муниципаль районда (шәһәр округында) җайлау йогынтысын бәяләү өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашты.

«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 45-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 6.3 статьясындагы 1 өлеше нигезендә муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә, Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан Республикасының тагын 29 муниципаль районында эшмәкәрлек һәм башка икътисади эшчәнлек субъектлары өчен яңа яисә муниципаль норматив хокукый актларда каралган мәҗбүри таләпләрне үзгәртүче мәҗбүри таләпләр, инвестиция эшчәнлеге субъектлары өчен бурычлар билгеләүче норматив хокукый актларга, эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү мәҗбүри булып тора.

Киңәшмә барышында муниципаль дәрәҗәдә җайлау йогынтысын бәяләү һәм экспертиза үткәрү методологиясе үткәрү мәсьәләләре күтәрелде, республиканың муниципаль районнарында (шәһәр округларында) җайлау йогынтысын бәяләү сыйфатын мониторинглау нәтиҗәләре яңгырады, ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.

Исегезгә төшерәбез: муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләү проектларда эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек субъектлары өчен артык бурычлар, тыюлар һәм чикләүләр кертүче яисә аларны кертүгә ярдәм итүче нигезләмәләрне, шулай ук эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек субъектлары һәм җирле бюджетларның нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә ярдәм итүче нигезләмәләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Ә эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруны нигезсез кыенлаштыра торган нигезләмәләрне ачыклау максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International