Мидхәт Шаһиәхмәтов: ислам финанслары турындагы закон проектында Татарстанның барлык төп тәкъдимнәре исәпкә алынган

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасы делегациясенең Петербург халыкара икътисади форумы – 2023 тә катнашу нәтиҗәләре турында» темасына узган брифингта хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, форумда стимуллаштыру һәм инвестицияләр җәлеп итү инструментларына аерым игътибар бирелде, аларның берсе – партнерлык финанславы.

Ислам банкингы инструментларын кулланып, Россиягә инвестицияләр җәлеп итү темасына аерым сессия оештырылды, анда ДДәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков закон проектын июль аенда кабул итүнең якынча датасын һәм агымдагы елның сентябреннән экспериментның башланып китүен игълан итте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов закон проектының кабул ителергә тиешле версиясендә Татарстан Республикасыннан барлык төп тәкъдимнәр исәпкә алынуын ассызыклады һәм ил Хөкүмәтенә, Россия Банкына, РФ Дәүләт Думасына һәм экспериментта катнашучы пилот регионнарга уртак конструктив эш өчен рәхмәт белдерде.

«Традицион ярдәм кораллары, банк продуктлары һәм партнерлык тигез кулланырлык һәм бер үк бәягә ия булу мөһим», – диде икътисад министры.

Шулай ук спикер закон кабул ителү белән халыкны һәм бизнесны мәгълүматлаштыру һәм республика территориясендә ислам финанслау инструментларын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылачагын билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International