ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бер календарь елына хисап тапшыру өчен сервиска бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча бизнестан гаризалар кабул итү ачылды. 2022 елда әлеге хезмәттән республиканың 200 дән артык эшкуары файдаланган.

Ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр – ГЕММА 2022» Халыкара сыйфат конкурсы лауреатлары 24 апрельдә Новосибирск өлкәсе Хөкүмәт йортында игълан ителде. Татарстан Республикасын чираттагы тапкыр Мостаева Олеся Николаевна ШЭ – «Олеся Мостаева остаханәсе» косметика чаралары бренды тәкъдим итте.

Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында күрсәтелә. Алынган акчалар җитештерү күләмен арттыруга һәм компаниянең җитештерелгән продукциясе ассортиментын киңәйтүгә юнәлдереләчәк.


16
май, 2023 ел
сишәмбе

Конкурс Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс Фонды оештырган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында үткәрелә. Катнашу өчен гаризаны 21 майга кадәр тапшырырга мөмкин.


15
май, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Гүзәл Насыйбуллина Ел саен үткәрелә торган «Илкүләм проектлар: Татарстан» республика фотобәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов төбәкләр белән кече һәм урта бизнес компанияләреннән сатып алу квоталарын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. 2022 елда алар 20 % тан 25 % ка кадәр артты, шулай ук иң эре федераль һәм төбәк заказчылары исемлеге киңәйтелде. Татарстанда узган елда иң эре заказчылар тарафыннан КУЭ субъектларыннан сатып алуларның яртысыннан артыгы башкарылган


12
май, 2023 ел
җомга

18 майда 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарлар өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ (РЭЦ АҖ) хезмәтләре турында онлайн-вебинар үткәрәчәк.

Россия территорияләрен социаль-икътисади үстерүгә юнәлдерелгән «Минем илем – минем Россиям» XX Бөтенроссия яшьләр авторлык проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар бәйгесен оештыручылар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге» ДБУ галимнәренең директор урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты Мария Прыгунова җитәкчелегендә бәйгегә тәкъдим ителгән проектларга читтән торып экспертиза үткәрүдә катнашуларын югары бәяләделәр.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, 2023 елның 19 маеннан башлап, «Татарстан Республикасында территорияләрне комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру чаралары турында» 2021 елның 24 сентябрендәге 913 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына экспертиза үткәреләчәк.


11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 –28 май көннәрендә Казанда Камал театры янында җирле җитештерүчеләрнең «Мин – Татарстан инде ул» дигән һөнәрчелек продукциясе ярминкәсе узачак. Ул инде үзмәшгульләр һәм төбәк халкы өчен традициягә әверелергә өлгерде. Ярминкә Россия эшкуарлыгы көненә багышланган һәм үз башлангычы астында бөтен республикадан үзмәшгульләрне берләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International