Икътисад министры ярдәм чаралары турында мәгълүматны потенциаль экспортерларга җиткерү буенча ММЧ эшенең мөһимлеген билгеләп үтте

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан делегациясенең ПМЭФ-2023 чараларында катнашуына йомгак ясадылар. Үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов экспортка юнәлдерелгән эшкуарларга ярдәм итүгә игътибар юнәлтте.

Ул Петербург халыкара икътисади форумының башланып киткән көнендә кече һәм урта эшкуарлык форумы уздырылуын, аның төп темасы халыкара кооперацияне һәм КУЭ продукциясен экспортлауны үстерү булуын сөйләде.

Форумда билгеләп үтелгәнчә, әлеге юнәлешнең үсешен тоткарлаучы төп факторлар булып яңа базарларга чыгу өчен чит ил партнерларын эзләүдә кыенлыклар һәм экспортка чыгу буенча булган инструментлар турында җитәрлек мәгълүмат булмау тора.

«Чит ил партнерын табарга ярдәм итү – ул шул исәптән күргәзмәләр, бизнес-миссияләр бурычы. Әлеге эшне Россия экспорт үзәге, Сәүдә вәкиллекләре һәм төбәк Экспортка ярдәм итү үзәкләре алып бара», – диде министр.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанның экспортка ярдәм итү үзәге эшкуарларга барлык этапларда да ярдәм итә. Продукцияне экспортка җибәрергә мөмкин булган илләрне сайлап алуда ярдәм күрсәтә. Экспорт контрактларын әзерли һәм аларны экспертизалый. Презентация материалларын, шул исәптән сайтларны чит телләргә тәрҗемә итә. Экспортлаучылар өчен ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында бушлай күрсәтелә.

Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук экспортны үстерү институтлары тарафыннан потенциаль экспортерларга гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында мәгълүмат җиткерү буенча ММЧ эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International