2023 елның 21 июнендә 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм итү үзәге «Халыкара маркетплейслар: экспорт интернет-сәүдәсенең яңа мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк. Укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай уздырыла.
Түгәрәк өстәл кысаларында катнашучылар e-Commerce халыкара базарына чыкканда компаниянең төп проблемалары турында җентекләбрәк беләчәкләр; чит ил маркетплейсында аккаунтны ничек теркәргә икәнен ачыклаячаклар. Шулай ук базар аналитикасы, комплаенс, сәүдә маркасын теркәү ни өчен кирәк, чит ил маркетплейсына товар китергәндә халыкара логистика ничек эшли һәм халыкара маркетплейска чыкканда дәүләттән нинди ярдәм алырга мөмкин дигән сорауга җавап алачаклар.
Түгәрәк өстәлдә катнашу шулай ук хезмәттәшләрнең тәҗрибәсе белән танышырга, үз проблемалары белән уртаклашырга һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк.
Түгәрәк өстәлдә катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чакырыла.
Чараның спикеры Tradeproff компаниясенең халыкара проектлар бүлеге җитәкчесе Слепнёва Ирина Валентиновна булачак.
Чараны үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 28, (Эшкуар йорты, 3 кат) Шулай ук чараның онлайн-трансляциясе оештырылачак (сылтама соңрак җибәреләчәк).
Чарага 2023 елның 20 июнендә 17:00 сәгатькә кадәр https://forms.yandex.ru/cloud/64898dd1693872001397ef91/ сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин.
Теркәлү һәм катнашу турында сораулар буенча Наталья Ширеевага мөрәҗәгать итәргә: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 279).