Татарстан икътисадының төрле секторларыннан 500 дән артык компания Казанда СИБУРның тәэминатчы көненә җыелды. Эшкуарлар турыдан-туры, шул исәптән диалог режимында, Россиянең 15 төбәгендә эшләүче илнең иң эре нефть химиясе компаниясенең сатып алу процедуралары турында барысын да белә алдылар. СИБУР республикадан йөзләгән компанияне үз эшчәнлегенә җәлеп итә – Татарстанда гына түгел, Себердә, Үзәк Россиядә, Ерак Көнчыгышта да.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм СИБУРның Татарстан эшкуарлары белән масштаблы очрашу үткәрү инициативасы эре һәм кече бизнес арасындагы диалогта конструктив якын килү индикаторы булып тора, дип саный Татарстан вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов:
«Кече һәм урта эшкуарлык үсешенә республиканың социаль-икътисади тотрыклылыгы һәм халкыбызның иминлеге бәйле. Шуңа күрә СИБУР һәм КУЭ субъектлары кебек эре сәнәгать компанияләренең нәтиҗәле һәм конструктив диалогы синергетик нәтиҗә бирергә тиеш. Компания бүген бер яктан үз предприятиеләре тирәсендә нефть-газ химиясе продукциясен эшкәртүчеләр кластерын формалаштыра, икенче яктан – эре инвестиция проектларын гамәлгә ашырып, Татарстан подрядчыларын җәлеп итә. Шуңа күрә бүгенге очрашуның мөһимлеген бәяләп бетерү дә авыр. Ул яңа килешүләр алып килер, файдалы элемтәләр төзергә мөмкинлек бирер дип ышанам».
Бүген республикада кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә 784,2 мең кеше мәшгуль һәм, 262 мең кеше үзмәшгульләр сыйфатында эшчәнлек алып бара. Бу республика халкының дүрттән бер өлеше. Шуңа күрә эре һәм кече бизнес арасында конструктив сөйләшү аеруча мөһим. Нәтиҗәле хезмәттәшлек Татарстан халкының социаль-икътисади тотрыклылыгына һәм иминлегенә йогынты ясаячак.
Идарә әгъзасы – СИБУР башкарма директоры Александр Петров хәбәр иткәнчә, холдингның сатып алу процедураларында республикадан катнашучыларның җиңүләре саны бер ел эчендә 3 проценттан 8 процентка кадәр арткан
Компания эшләгән вакытта Татарстанда предприятиеләрнең конкурс процедураларында республика подрядчы компанияләренең җиңүләре саны шактый артты. СИБУР үз сатып алу эшчәнлегенә Татарстаннан тәэминатчыларны һәм подрядчыларны җәлеп итә. Узган елда республика предприятиеләреннән холдингның сатып алулар саны 74 % ка – 10,2 млрд сумнан 17,8 млрд сумга кадәр арткан.
Татарстан Республикасы компанияләре 2022 –2023 елларда эш сатып алу буенча СИБУРның көндәшлек процедураларында 950 тапкырдан артык җиңүче булдылар. Җиңгән процедуралар буенча контрактлар суммасы 40 млрд сум тәшкил итә.
«Без Татарстан бизнесы белән хезмәттәшлек итү потенциалы тагын да зуррак булырга мөмкин дип ышанабыз. Республика предприятиеләренең компаниянең сатып алу процедураларында катнашу, үз товарларын һәм хезмәтләрен КОС һәм НКНХ гына түгел, ә илнең башка географияләрендә һәм төбәкләрендә урнашкан Сибур мәйданчыкларына да җиткерү мөмкинлеге бар. Бүген безнең белән эшләргә, көнүзәк темалар буенча фикер алышырга, мәгълүмати очрашулар үткәрергә һәм килеп туган сорауларга җавап бирергә теләүчеләр белән тере диалог форматында аралашырга мөмкинлек бар», – дип билгеләп үтте Александр Петров.