Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасы делегациясенең Петербург халыкара икътисади форумы – 2023 тә катнашу нәтиҗәләре турында» темасына узган брифингта сөйләде.
Петербург икътисади форумы кысаларында Ставрополь һәм Смоленск өлкәләре, Тыва Республикасы һәм Карелия башлыклары белән Республика маркетинг үзәге ресурсларын кертү турында алга таба хезмәттәшлек буенча очрашулар уздырылды һәм килешүләргә ирешелде.
Исегезгә төшерәбез: Республика маркетинг үзәге яңа сату базарларын эзләү һәм Россия җитештерүчеләрен базарда таныту буенча агрегатор булып тора. Республика маркетинг үзәге – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә Россия төбәкләренең кече һәм урта бизнесының яңа сату базарларына керүен тәэмин итү өчен булдырылган электрон портал.
Татарстанның әлеге тәҗрибәсе Россиянең 8 төбәгендә, шул исәптән Киров өлкәсендә, Удмуртия Республикасында, Дагыстан Республикасында, Якутск, Әстерхан, Тольятти һәм башка шәһәрләрдә кулланыла.
Республика маркетинг үзәге ярдәмендә Татарстанның 4,4 мең тәэминатчысы – КУЭ субъектлары 2022 елда 193 млрд сумга заказлар алды.