15 июньдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Чит илләргә ничек сатарга?» темасына вебинар үткәрә. Онлайн укыту «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай узачак.
Вебинар кысаларында республикада гамәлгә ашырыла торган экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары җентекләп яктыртылачак.
Күрсәтелгән чараларның күбесе – халыкара күргәзмәләрдә катнашуны оештыру, чит ил контрактын эзләү, экспорт контрактына ярдәм, халыкара маркетплейсларда урнашу, белем алу кече һәм урта эшкуарлар өчен бушлай, бер өлеше финанслашу шартларында гамәлгә ашырыла – Экспортка ярдәм итү үзәге халыкара сертификацияләүгә, маркетинг тикшеренүләре үткәрүгә, экспортка продукция китерүгә һ.б. киткән чыгымнарның 80 % ына кадәр финанслый.
Конференциягә Zoom аша кушылырга мөмкин:
https://us06web.zoom.us/j/8432229060?pwd=SnFWWVp3ZUFKTUYxUFh4aFV3QnpqQT09
Конференциянең идентификаторы: 843 222 9060
Керү коды: 1111
Катнашу өчен 2023 елның 15 июненә кадәр КУЭРФ ның Цифрлы платформасы аша «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә чарага теркәлергә кирәк(хезмәтнең исеме «Сервислар» – «Төбәк ярдәм чаралары» – «Ярдәм алу» – төбәкне һәм үзегезнең бизнесны күрсәтергә – «һәркем өчен» – «Күрсәтергә» – «Экспортерлар өчен вебинарларда катнашуга язылу»).
Теркәлү һәм катнашу мәсьәләләре буенча эшкуарлар Яна Овсянниковага +7 (843) 222-90-60 (өст. 272) яки +7 (987) 270-06-91, шулай ук «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны 8(843) 524-90-90 аша шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.