ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 2октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Бөтендөнья банкының Россия икътисады турындагы «Икътисадый сәясәтнең ачык булмавы уртача вакыттагы перспективада үсеш горизонтларын чикли» дип аталган 32нче Докладын тикшерүгә багышланган видеоконференция узды. Видеоконференциядә Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Пенза өлкәсе, Хабаровск крае, Приморье крае вәкилләре катнашты.
Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү максатында 20–29 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Азия–Тын океан төбәгендә Корея һәм Сингапур үрнәгендә инновацияле кластерлар белән нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсе белән танышу буенча белем бирү программасында катнашты.
Делегация составынаТатарстан Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, предприятие һәм оешмалар, фәнни-тикшеренү һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының инфраструктур оешмалары вәкилләре керде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе белән берлектә, 2014 елның 2–7 октябре көннәрендә Франциядән килгән 16 менеджерның республика предприятиеләрендә стажировкасы оештырыла.
Гражданнарның һәм эшкуарларның игътибарын дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә хакимият органнары эшчәнлегенә бәя бирүдә турыдын-туры катнаша алу мөмкинлегенә юнәлтәбез.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча 2012 елның ахырында старт алган «Сезнең контроль» порталы ике ел эшли, аның максаты – дәүләт хезмәтләрен алуны иң югары дәрәҗәдә – уңайлы, ә аларны күрсәтүне иң югары дәрәҗәдә сыйфатлы итү.
2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында, күркәм традицияләрне дәвам итеп, озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенә үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен керткән тармак ветераннарын бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 гыйнвар - август айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде. 2014 елның гыйнвар -август айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары әйдәп бара.
2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Икүътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллинның «ENK» CO. LTD Көньяк Корея компаниясе вәкилләре белән очрашуы узды.
«ENK» CO. LTD компаниясе күчмә һәм стационар газ тутыру станцияләре, автомобильләр өчен газ тутыру җиһазлары һәм тыгызландырылган газ өчен аеруча ныклы газ баллоннарын эшләү, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Кытайда, Кореядә, Иранда һәм Үзбәкстанда заводлары эшли.
Санкт-Петербургта 2015 елның 24-26 март көннәрендә Халыкара фәнни казанышлар күргәзмәсе оештырыла. Ул Петербург техника ярминкәсе кысаларында узачак. «Елның иң яңа инновацияле проекты һәм иң яхшы фәнни-техник эше» бәйгесе мөһим чара булып тора. Үткәрелү вакыты аралыгында әлеге чара үзен инновацияле бизнес үсеше өчен мәйданчык буларак танытты. Дөньяның 9 иле һәм Россиянең 36 төбәгенең 4000нән артык предприятиесе биредә 5000нән артык фәнни эшләнмә һәм инновацияле проект тәкъдим итте.
2014 елның 29 сентябрендә «Югары икътисад мәктәбе» Фәнни-тикшеренү университетында (Мәскәү шәһ.) Дәүләт сатып алуларының иҗтимагый контролеры мәктәбенең икенче семинары узды. Дәүләт сатып алуларының иҗтимагый контролеры мәктәбе – контракт системасы нигезләренә өйрәнү, дәүләт заказларына контрольлек итү өлкәсендә профессионаллар һәм фикердәшләр белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. Актив гражданнарга һәм иҗтимагый оешмаларга контракт системасы турындагы законның нигезләмәләрен, дәүләт заказына иҗтимагый контроль буенча, теге яки бу контроль органына мөрәҗәгать итүләр буенча законда каралган мөмкинлекләр турында аңлату шулай ук мәктәпнең максаты булып тора.
Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында «Глобаль көндәшлелек 2014-2015» доклады басылды.
1979 елдан бирле ел саен форум экспертлары тарафыннан «Глобаль көндәшлелек» доклады басыла килде. Анда ачык статистка мәгълүматлары һәм дөньяның 144 илендәге 14 меңнән артык компания җитәкчесен сораштыру аша әлеге илләрдәге бизнес-климат турында алынган нәтиҗәләр анализлана. Әлеге күрсәткечләр нигезендә илләрнең глобаль көндәшлелек индексы формалаштырыла (Global Competitiveness Index, GCI).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International