ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды «Матди объектларның төрле хисап системалары өчен RFID технологиясен куллану» (бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2014 елның 7 октябренә кадәр кабул ителә) һәм «Биомедицина күзәнәк продуктлары, ген терапиясе һәм биофармацевтика препаратлары өлкәсендә инжиниринг компанияләре төзү» (бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2014 елның 21 октябренә кадәр кабул ителә) тематик лотлары кысаларында гаризаларны көндәшлекле сайлап алу процедурасын башлап җибәрде.
Сайлап алуда катнашу турындагы мәгълүмат белән сылтамалар буенча танышырга була.
2014 елның 29 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһ., Чернышевский ур., 33, оф.15 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы конференц-залында Гарантия фондының җаваплылыкны йөкләү программасы буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзалау өчен банкларны сайлап алу буенча ачык бәйгедә катнашуга тапшырылган гариза конвертларын ачтылар. Бәйгегә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара торган унбер банктан гариза кергән иде. Бәйге нәтиҗәләре www.garfondrt.ru сайтында 2014 елның 14 октябренннән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Россия Саклык Банкы» ААҖнең «Җайлау йогынтысын бәяләү – бизнес өчен мөмкинлекләр, хакимият өчен кагыйдәләр» уртак проекты кысаларында 2014 елның 23 сентябрендә Россия Федерациясе төбәкләрендә җайлау йогынтысын бәяләүне кертү мәсьәләләренә багышланган беренче видеоконференция узды, анда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Җайлау йогынтысын бәяләүне кертү процессында төбәк бизнес-җәмәгатьчелеге һәм дәүләт хакимияте органнары өчен бердәм мәгълүмати кыр тудыру проектның максаты булып тора.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, планлаштыру органнары ветераннары! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм! Өлкән буын кешеләре – теләсә кайсы җәмгыятьнең алтын фонды. Сез республикабызның рухи һәм матди хәзинәсен тудыручылар, югары әхлакый идеалларны саклаучылар, олы тормыш тәҗрибәсен яшь буынга тапшыручылар, укытучыларыбыз булып торасыз. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм һәм сезгә Татарстанның социаль-икътисадый иминлеген ныгытуга һәм үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне белдерәм.

30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм яшьләрнең иҗтимагый оешмалары белән берлектә яшь эшкуарларны һәм гомумән эшлекле, булдыклы яшьләрне «Бизнеска атлыйбыз» зона конференцияләрендә катнашырга чакыра. Алар 2014 елның 11 октябрендә - Түбән Камада, 12 октябрьдә - Бөгелмәдә, 13 октябрьдә - Чистай шәһәрендә, 14 октябрьдә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә уздырылачак.
2014 елның 26 сентябрендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү кысаларында «Институтлар һәм эшкуарлык» мәйданчыгының «Татарстан Республикасында стратегик идарә системасының бүгенгесе һәм киләчәге» проект семинары уздырылды.
Проект семинарында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре, стратегик планлаштыру процессына җәлеп ителгән эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

2014 елның 26 сентябрендә 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү кысаларында «Пространство, инфраструктура, реаль капитал» юнәлеше буенча проект мәйданчыгы эше дәвам иттерелде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында оештырылган чараларда шулай ук тармак министрлыклары һәм ведомстволары, белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты.

29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә унбишенче дәрес урнаштырылган: Лицензия таләпләре: җиһазлар (3нче өлеш).
Ундүртенче дәрестә без хәзерлек пунктлары өчен кирәкле җиһазларның минималь исемлеген карадык, атап әйткәндә: үлчәү, йөк күтәрү җайланмасы, автомобиль, радиация фонын үлчәү җайланмасы, тимер-томырны кисү җайланмасы, пресс яки аның алыштыргычлары, йомычкаларны сортларга аеру яки ваклау җайланмасы, төсле металл калдыкларының химик составын билгеләү приборы.
Әлеге исемлектә төрле вариацияләр булу мөмкинлеген тикшерик һәм әлеге җиһазларга куелган техник таләпләргә төшенергә тырышып карыйк. Алга таба укырга...
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезне һәм хезмәткәрләрегезне танылган Россия бизнес-тренеры Евгений Котовның «Сатуларны арттыру һәм клиентлар белән нәтиҗәле эшләү» темасына бушлай семинарын тыңларга чакыра.
Семинар 2014 елның 3 октябрендә 10.00дән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уздырыла: Казан шәһ., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Татарстан Республикасында 2014 елның 10 сентябреннән 14 октябренә кадәр Татарстан Республикасының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары арасында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына бәйге бара.
Бәйге Татарстан Республикасы Миинистрлар Кабинетының 2011 елның 21 сентябрендәге 781нче карары белән расланган Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга бәйге нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибенә ярашлы рәвештә уздырыла.
Элемтә өчен телефоннар: 524-91-85, 524-91-86, 524-91-84
Белешмәләр өчен Гафурова Айсылу Маратовна һәм Лукашина Марина Николаевнага мөрәҗәгать итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International