Татарстан Республикасы делегациясе Корея һәм Сингапур үрнәгендә инновацияле кластерлар белән нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсен өйрәнде

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын үстерү максатында 20–29 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Азия–Тын океан төбәгендә Корея һәм Сингапур үрнәгендә инновацияле кластерлар белән нәтиҗәле идарә итү тәҗрибәсе белән танышу буенча белем бирү программасында катнашты.


Делегация составынаТатарстан Республикасы хакимияте органнары вәкилләре, предприятие һәм оешмалар, фәнни-тикшеренү һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерының инфраструктур оешмалары вәкилләре керде.


Программа кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе Корея Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (MOTIE) булды, анда Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының MOTIE министры урынбасары – махсус икътисадый зоналар департаменты директроры Сун Ки Пак әфәнде белән очрашуы оештырылды. Махсус икътисадый зоналар департаменты директоры урынбасары Со Джин Ли ханым «Корея Республикасы индустриаль кластерлары һәм махсус икътисадый зоналары үсеше» темасына доклад белән чыгыш ясады.


Шулай ук Pan-Gyo Техно-үзәненә, Innobiz ассоциациясенә, KMAC идарәсенең Корея консалтинг ассоциациясенә, Daedeok Innopolis Foundation технополисына һәм Корея Республикасының KAIST Әйдәп баручы университетына cәфәрләр оештырылды.


Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерына караган нефть химиясе предприятиеләре вәкилләре Көньяк Кореянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе буенча махсуслашкан иң эре компанияләрендә (SK Energy, Hyosung, GS Caltex, Lotte Fine Chemicals, Kumho P&B Chemicals) булдылар.

Республика автомобиль төзелеше вәкилләре Кореянең Dinex Crane, Donghee Auto, SsangYong Motor Company, Hanyang Precision кебек предприятиеләре, Корея автоҗитештерүчеләре ассоциациясе (КАМА), Корея автомобиль инженерлары җәмгыяте (KSAE), SNU Сеул Милли университеты каршындагы Автомобиль төзелеше буенча әйдәп баручы тикшеренү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International