ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын үтәүче Алексей Песошин Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 октябрендәге Указы белән Татарстан Республикасы икътисад министры вазыйфасына Артём Здунов билгеләнде. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче ул дүрт ел икътисад министры урынбасары булып эшләде.

7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университеты белән берлектә, «Дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында җәмәгать контролен тәэмин итүнең хокукый мәсьәләләре» темасына «түгәрәк өстәл»-киңәшмә үткәрә.
Чарада катнашырга шулай ук дәүләт һәм муниципаль сатып алуларга контрольлек итүче иҗтимагый оешма вәкилләре дә чакырыла.
Paris Région Lab Париж бизнес-инкубаторы күптармаклы InternationalinnovationAwards халыкара бәйге оештыруы турында хәбәр итә.
Бәйгедә дөньяның теләсә кайсы технологик стартабы катнаша ала.
Проектларны www.iiawards.org аша 2014 елның 17 октябренә кадәр теркәлергә кирәк.
Барлык сораулар буенча iiawards@opinno.com электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә була.

6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2014 елның 9 октябрендә 14.00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясенең утырышы булуын хәбәр итә. Утырышта конкурс сайлап алуына килгән гаризалар каралачак.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы Гарантия фондының җаваплылыкны йөкләү программасы буенча хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзү өчен банклар сайлап алу бәйгесен игълан итә. Ачык бәйге 2014 елның 1 октябреннән 2014 елның 16 октябренә кадәр уздырыла.
2014 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасының 2030 елге кадәрге Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эшләү кысаларында «Инновацияләр, мәгълүмат һәм технологияләр» проект мәйданчыгының «ТР инновацияле стратегиясенә якын килү ысуллары. Инновацияле инфраструктура үсеше («Иннополис» һәм «Смарт-Сити Казан» проектлары)» стратегик сессиясе узды.
2014 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкурлык үсеше департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин биотехнологияләр инжинирингының төбәк үзәге үсеше концепциясе мәсьәләләре буенча киңәшмәдә чыгыш ясады.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасында 2010-2020 елларга биотехнологияләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру сораулары да күтәрелде.

3
октябрь, 2014 ел
җомга
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә уналтынчы дәрес урнаштырылды: Лицензия таләпләре: җиһаз (4 нче өлеш).
Җиһазлар исемлеге һәм аның аерым төрләренең үзенчәлекләре турындагы сорауны тикшерүне дәвам итик...
2014 елның 1 октябрендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы «Кредит гарантияләре агентлыгы» Банкныкы булмаган депозит-кредит оешмасы» ААҖ белән берлектә җаваплылыкны йөкләү рәвешендәге синдикатлаштырылган тәэмин ителешне бирү турында беренче эшкуар белән тәүге килешү төзеделәр.
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев чит ил эшкуарларын һәм инвесторларын Россия гражданлыгына алуда гадиләштерелгән тәртип кулланылачагы турында Хөкүмәт карарын имзалады.
Документ тексты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында басылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International