Мидхәт Шаһиәхмәтов Бөтендөнья банкының Россия икътисады турындагы Докладын тикшерүгә багышланган видеоконференциядә катнашты

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 2октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Бөтендөнья банкының Россия икътисады турындагы «Икътисадый сәясәтнең ачык булмавы уртача вакыттагы перспективада үсеш горизонтларын чикли» дип аталган 32нче Докладын тикшерүгә багышланган видеоконференция узды. Видеоконференциядә Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Пенза өлкәсе, Хабаровск крае, Приморье крае вәкилләре катнашты.


Татарстан Республикасыннан доклад буенча фикер алышуларда Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының икътисад, финанслар һәм дәүләт мөлкәте белән эш итү идарәсе башлыгы Альберт Нафигин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры урынбасары Олег Миронов катнашты.


Презентациядән соң, Россия Федерацииясе субъектлары вәкилләре белән берлектә Доклад буенча фикер алышулар узды.

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Ша һиәхмәтов, Бөтендөнья банкы экспертларына мөрәҗәгать итеп, тәкъдим ителгән Доклад өчен рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Хөкүмәтенең күптән түгел генә 2015-2017 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразларына багышлап уздырылган утырышында Докладта билгеләнгән тенденцияләр һәм тәвәккәллекләр исәпкә алынуын билгеләп үтте. Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук тикшеренүләрдә күтәрелгән институциональ чикләүләр мәсьәләсенең мөһимлегенә басым ясады һәм бүгенге көндә төп бурыч – үз товар җитештерүчеләребезнең барлык фаразларын һәм планнарын тормышка ашыру максатында әлеге тәвәккәллекләрне юкка чыгару өчен таләп ителгән төгәл һәм ачык гамәлләрне табу икәнлеген билгеләп узды.


Доклад һәм презентацияне Сез түбәндәге сылтама буенча таба аласыз: http://www.worldbank.org/ru/country/russia/publication/russian-economic-report-32.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International