Татарстан Республикасында Франциядән килгән менеджерлар стажировка үтә

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе белән берлектә, 2014 елның 2–7 октябре көннәрендә Франциядән килгән 16 менеджерның республика предприятиеләрендә стажировкасы оештырыла.

2014 елның 2 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев рәислегендә тармак министрлыклары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренең стажерлар белән очрашуы үтте.


Шул ук көнне Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында стажерлар өчен Контрактлар биржасы оештырылды, аңа республиканың 50дән артык предприятиесе җитәкчеләре килде.


2014 елның 3 октябрендә Франция идарәчеләре эшчәнлекләре юнәлешләре буенча, аерым-аерым, республикабызның төрле предприятиеләре һәм оешмаларында булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International