Югары икътисад мәктәбендә Дәүләт сатып алуларының иҗтимагый контролеры мәктәбенең икенче семинары узды

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 29 сентябрендә «Югары икътисад мәктәбе» Фәнни-тикшеренү университетында (Мәскәү шәһ.) Дәүләт сатып алуларының иҗтимагый контролеры мәктәбенең икенче семинары узды. Дәүләт сатып алуларының иҗтимагый контролеры мәктәбе – контракт системасы нигезләренә өйрәнү, дәүләт заказларына контрольлек итү өлкәсендә профессионаллар һәм фикердәшләр белән аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. Актив гражданнарга һәм иҗтимагый оешмаларга контракт системасы турындагы законның нигезләмәләрен, дәүләт заказына иҗтимагый контроль буенча, теге яки бу контроль органына мөрәҗәгать итүләр буенча законда каралган мөмкинлекләр турында аңлату шулай ук мәктәпнең максаты булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International