Икътисад министрлыгында тармак ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында, күркәм традицияләрне дәвам итеп, озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенә үз белемнәрен һәм тәҗрибәләрен керткән тармак ветераннарын бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
Министрлыкта алар өчен концерт программасы әзерләнде һәм бәйрәм табыны корылды. Кунакларны икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм министрлык коллективы исеменнән икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева котлады. Очрашу бергә эшләү дәвере турындагы җылы хәтирәләргә бай рәсми булмаган атмосферада үтте. Юбилярларга Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International