Дәүләт хезмәт күрсәтүләрен «Сезнең контроль» дип аталган махсус гомумроссия порталында бәяләргә була

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Гражданнарның һәм эшкуарларның игътибарын дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә хакимият органнары эшчәнлегенә бәя бирүдә турыдын-туры катнаша алу мөмкинлегенә юнәлтәбез.


Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча 2012 елның ахырында старт алган «Сезнең контроль» порталы ике ел эшли, аның максаты – дәүләт хезмәтләрен алуны иң югары дәрәҗәдә – уңайлы, ә аларны күрсәтүне иң югары дәрәҗәдә сыйфатлы итү.


Порталга керүчеләр саны инде 1 миллионнан артып китте, ә хакимият органнары эшенә бәя бирүчеләр саны 6 миллионга җитте.


Сезне хакимият органнары эшчәнлегенә бәя бирергә чакырабыз. Сезнең фикер вазгыятькә объектив бәя бирергә һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү системасын камилләштерергә ярдәм итәчәк.


«Сезнең контроль» порталы адресы: https://vashkontrol.ru/.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International