2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Икүътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллинның «ENK» CO. LTD Көньяк Корея компаниясе вәкилләре белән очрашуы узды.
«ENK» CO. LTD компаниясе күчмә һәм стационар газ тутыру станцияләре, автомобильләр өчен газ тутыру җиһазлары һәм тыгызландырылган газ өчен аеруча ныклы газ баллоннарын эшләү, җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Кытайда, Кореядә, Иранда һәм Үзбәкстанда заводлары эшли.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы территориясендә әлеге компаниянең инвестицияле проектларын тормышка ашыра алу мөмкинлекләре каралды.