Инновацияле технологияләр өлкәсендә предприятиеләр арасында бәйге

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Санкт-Петербургта 2015 елның 24-26 март көннәрендә Халыкара фәнни казанышлар күргәзмәсе оештырыла. Ул Петербург техника ярминкәсе кысаларында узачак. «Елның иң яңа инновацияле проекты һәм иң яхшы фәнни-техник эше» бәйгесе мөһим чара булып тора. Үткәрелү вакыты аралыгында әлеге чара үзен инновацияле бизнес үсеше өчен мәйданчык буларак танытты. Дөньяның 9 иле һәм Россиянең 36 төбәгенең 4000нән артык предприятиесе биредә 5000нән артык фәнни эшләнмә һәм инновацияле проект тәкъдим итте.


Тутырылган гаризалар бәйге комиссиясенә 2015 елның 1 мартына кадәр кабул ителәләр.


Бәйгене үткәрү шартлары турында тулырак мәгълүмат белән Петербург техник ярминкәсе сайтында танышырга мөмкин: www.ptfair.ru.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International