Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында «Глобаль көндәшлелек 2014-2015» доклады басылды.
1979 елдан бирле ел саен форум экспертлары тарафыннан «Глобаль көндәшлелек» доклады басыла килде. Анда ачык статистка мәгълүматлары һәм дөньяның 144 илендәге 14 меңнән артык компания җитәкчесен сораштыру аша әлеге илләрдәге бизнес-климат турында алынган нәтиҗәләр анализлана. Әлеге күрсәткечләр нигезендә илләрнең глобаль көндәшлелек индексы формалаштырыла (Global Competitiveness Index, GCI).
2013 ел нәтиҗәләре буенча басылган хәбәрләргә караганда, Россия глобаль көндәшлелек рейтингында шактый югарыга күтәрелгән һәм, 4,37 баллга ия булып, 53нче урында тора.