ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 25 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетында халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасында катнашучылар өчен оештыру җыелышы булды. Яшь идарәчеләр өчен әлеге чара 2014/2015 уку елының башлануын аңлатты. Барлыгы 168 кеше укый башлады.
Идарәче кадрларны әзерләү программасы үзен кадрлар егәрен үстерү буенча чыннан да нәтиҗәле мәйдан буларак танытты: әзерлек үткәннәрнең 67% вазыйфаларында күтәрелгән, 12%ы үз бизнесын ачкан, 70%ы үз проектын уңышлы төстә тормышка ашырган.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 13 октябрендәге 1047нче Карары белән, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2014 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, дәүләт органнарының, дәүләт бюджеттан тыш фондлары белән идарә итү органнарының һәм муниципаль органнарның функцияләрен тәэмин итү буенча норматив чыгымнарны билгеләүгә карата гомуми таләпләр расланды. Әлеге таләпләр сатып алулар планына кертелә торган сатып алу объектын һәм (яки) объектларын нигезләү максатында дәүләт органнарының, дәүләт бюджеттан тыш фондлары белән идарә итү органнарының һәм муниципаль органнарның функцияләрен тәэмин итү буенча норматив чыгымнарны билгеләгәндә кулланыла.

24
октябрь, 2014 ел
җомга
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты башлангычы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында, җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү вәкаләте бирелгән орган буларак, «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» 2012 елның 29 сентябрендәге 65-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына экспертиза уздыру өчен материаллар әзерләү буенча эш башланачак.
Экспертиза үткәрүгә әлеге закон нигезләмәләрен гамәлгә керткәннән соң республикада салым түләүнең патент системасыннан файдаланучы эшкуарлар саны кими башлавы сәбәп булып тора. Бу хәл салым салуның әлеге системасын куллануның уңайлы яисә файдалы булмавын дәлилләргә мөмкин.
2014 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында таныклыклар тапшырды. Республиканың алты сәнәгать мәйданчыгы һәм бер сәнәгать паркы әлеге таныклыкларга ия булды.
2014 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен «Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы шартларында илебез предприятиеләренең үсеш перспективалары һәм проблемалары» темасына семинар уздырды.
Семинар барышында БСО сәүдә системасының өстенлекләре һәм кимчелекләре тикшерелде, Россиянең БСОга кушылу максатлары һәм бурычлары, Россия БСОга кушылганнан соң оборона сәнәгате комплексы үсеше проблемалары һәм перспективалары, антидемпинг, махсус яклау һәм компенсация чараларын куллану практикасы һәм тәртибе каралды.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эшләү кысаларында 2014 елның 23 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Кама икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгы базасында «Кама икътисадый зонасы үсеше перспективалары» дип аталган проект сессиясе узды. Әлеге чарада юнәлешле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, агломерациягә кергән предприятиеләр һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашты.
Проект сессиясенең төп бурычы буларак Стратегиянең кластер сәясәте, Кама икътисадый зонасында пространство үсеше һәм кеше капиталын формалаштыру һәм куллану сорауларына бәйле элементларын формалаштыру билгеләнде.


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эшләү кысаларында 2014 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Табигать ресурслары» проект мәйданчыгы базасында «Татарстан Республикасының территориаль үсеше перспективалары» проект сессиясе узды. Чарада юнәлешле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Проект сессиясенең төп бурычы, табигать ресурсларын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауны исәпкә алып, республика территорияләренең өстенлекле үсеш юнәлешләрен һәм перспективаларын билгеләү, Татарстан Республикасын пространство ягыннан планлаштыру структурасында «Идел-Кама агымы» экология зонасы проектының тулаем күзаллануын формалаштыру, шулай ук максат һәм бурычларга төгәллек кертү булды.
2014 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республика юл-транспорт инфраструктурасының өстенлекле объектларын тикшерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектына кертү максатында, «Шәһәр төзелешен планлаштыру лабораториясе» ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән транспорт инфраструктурасы материаллары һәм проектлары тикшерелде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министр урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 390/14 номерлы боерыгы белән заказчылар тарафыннан «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон тәэсиренә эләгә торган товарларны, эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу үзенчәлекләре ныгытылды.
Боерык белән тиешле хуҗалык җәмгыятьләренең устав капиталында өлешләрне билгеләү тәртибе ныгытылды һәм заказчыларга устав капиталында катнашуның тулаем өлеше үзгәрүе турында хәбәр итү кагыйдәләре расланды.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Артерес» француз компаниясе генераль директоры Жан Франсуа Буассон белән очрашты.
Очрашуда министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре, Россиянең иннновацияле төбәкләре ассоциациясенең Төбәк инновацион проектлары фонды генераль директоры Андрей Купцов һәм «Эйдос-робототехника» ҖЧҖ башкарма директоры Ленар Вәлиев катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Франциянең Прованс-Альпы-Лазурный берег төбәге арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында якларның алга таба хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук инновацияле компанияләрнең кластер бәйләнешләре сораулары һәм хезмәттәшлек перспективалары каралды, шул исәптән авиация сәнәгате өлкәсендә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International