Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге экспорт юнәлешле эшкуарлар өчен чираттагы семинарын уздырды

2014 елның 24 октябре, җомга

2014 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге кече һәм урта эшкуарлыкның экспорт юнәлешле субъектлары өчен «Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы шартларында илебез предприятиеләренең үсеш перспективалары һәм проблемалары» темасына семинар уздырды.


Семинар барышында БСО сәүдә системасының өстенлекләре һәм кимчелекләре тикшерелде, Россиянең БСОга кушылу максатлары һәм бурычлары, Россия БСОга кушылганнан соң оборона сәнәгате комплексы үсеше проблемалары һәм перспективалары, антидемпинг, махсус яклау һәм компенсация чараларын куллану практикасы һәм тәртибе каралды.

 
Семинар башында Evan Wang ADOC (Тайвань) Генераль секретариатының проект менеджеры катнашучыларга Россиядә һәм дөнья күләмендә ADOC проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен тәкъдир итте. Ул проектның тарихы һәм максатлары белән таныштырды, ADOC санлы үзәге эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International