2030 елга кадәр Татарстан Стратегиясен эшләү кысаларында юл-транспорт инфраструктурасының өстенлекле объектлары тикшерелде

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республика юл-транспорт инфраструктурасының өстенлекле объектларын тикшерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектына кертү максатында, «Шәһәр төзелешен планлаштыру лабораториясе» ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән транспорт инфраструктурасы материаллары һәм проектлары тикшерелде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министр урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International