ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Игътибарыгызны 2014 елның 15 ноябреннән үз көченә керергә тиешле закондагы үзгәрешләргә юнәлтәбез. Үзгәрешләрнең бер өлеше кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче предприятиеләр эшчәнлегенә кагыла.
Мәсәлән, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне үткәргәндә юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсенең 8 өлешенә кертелгән үзгәрешләр, юридик затлар, шәхси эшкуарлар тарафыннан тикшерүләр исәбе журналын мәҗбүри алып бару йөкләмәсен юкка чыгарып, аны мондый журналны алып бару хокукына алыштыра.

2014 елның 28 октябрендә «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XIII Гомумроссия форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасының «Татарстан үсешенең өстенлекләре» түгәрәк өстәле уздырылды.
Түгәрәк өстәлдә бүгенге көндә әзерләнә торган «2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектының төп идеяләре яктыртылды.
Түгәрәк өстәлнең модераторлары сыйфатында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы, Гражданлык инициативалары комитеты рәисе Алексей Кудрин катанаштылар.

2014 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы коллегиясе әгъзалары утырышында катнашты.
Предприятиеләр үсешенең төп юнәлешләре буенча докладлар белән «Кориб» ҖЧҖ генераль директоры Олег Коробченко һәм «Магнолия» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Майоров чыгыш ясадылар.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүгенге көндә стратегик планлаштыруның кирәклегенә Татарстан Республикасының шиге юк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII Бөтенроссия форумында “Планнар һәм чынбарлык” темасы буенча узган икенче пленар утырыш барышында белдерде.

Форум Санкт-Петербургта уздырыла (2014 елның 27-28 октябре). Пленар утырышны оештыручы - Санкт-Петербург дәүләт университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы, Гражданнар инициативасы комитеты рәисе Алексей Кудрин.

Утырыш Россиянең әйдәп баручы экспертларының ачык әңгәмәсе формасында оештырылган. Утырыш барышында чыгыш ясап, Илдар Халиков, Татарстаннан форумга тулы делегация килә, чөнки республикада төбәкнең киләчәктәге үсеше кысаларында стратегик планлаштыруга җитди әһәмият бирелә, дип белдерде. Ул шулай ук, Татарстан бүген Леонтьев үзәге белән бергә чираттагы Икътисади үсеш стратегиясен (Стратегия-2030) гамәлгә ашыра, дип билгеләде. Алдагы стратегияләр һәм планлаштырылган күрсәткечләр уңышлы булды, дип ачыклык кертте Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, хәзерге катлаулы икътисади хәл шартларында стратегик планлаштыруның әһәмияте арта.

Татарстан Республикасының Инвестицион меморандумы ел саен Татарстан Республикасында инвестицияле эшчәнлек алып баруда катнашучыларның үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында эшләнә.
Меморандумда Татарстан Республикасы инвестицияле сәясәтенең төп юнәлешләре, инвестицияле эшчәнлек алып барган субъектларның максатлары, өстенлекле инвестицияле проектлар һәм дәүләт программалары исемлеге билгеләнә, чираттагы елга республика базарының товар сыйдырышлылыгына бәя бирелә.

2014 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов RIKEN һәм DNAFORM япон компанияләре вәкилләре белән генетик экспресс-диагностика системасын эшләү һәм төзү буенча RIKEN-ЭЙДОС уртак предприятиесен ачу сорауларына багышланган киңәшмә уздырды.
Очрашу барышында генетик тикшеренүләр, биомедицина тикшеренүләре өлкәсендә перспективалы хезмәттәшлек сораулары каралды. Очрашуда япон коллегалар күптән түгел генә күзнең күрүен яңадан торгызуда кәүсә күзәнәкләрне куллану буенча беренче операцияне уңышлы үткәргән Кобе институты тәҗрибәсе турында сөйләделәр.

2014 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры Артём Здуновның «Япон Үзәге» АКБО директоры Сатаке Акихико һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның Лидерлар клубы вәкиле, «Стратегия» юридик-консалтинг компаниясе директоры Владислав Семенов белән очрашуы узды. Киңәшмәдә шулай ук «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның Идел буе федераль округындагы вәкиллеге җитәкчесе Рафаэль Зайнетдинов та катнашты.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне «бер тәрәзә» принцибы буенча күрсәтү, хезмәт күрсәтүләр сорап мөрәҗәгать иткәндә гражданнар өчен уңайлылыклар тудыру, аларга якын булу, гомумән хезмәтләр күрсәтү белән халыкның канәгать булу дәрәҗәсен күтәрү максатында төзелә.
Бүгенге көндә республикада 48 КФҮ эшли, алар республиканың барлык муниципаль районнарында, Казан (3 КФҮ) һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә ачылган. Бу халык өчен 484 кабул итү тәрәзәсе эшли, дигән сүз (Әтнә районында Росреестр һәм КФҮ урнашачак яңа бина төзү эше төгәлләнеп килә). Моннан тыш, 19 районның 132 ерактан торып хезмәт күрсәтү тәрәзәсе авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәт күрсәтүне башкара.
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эшләү кысаларында 2014 елның 25 октябрендә Әлмәт шәһәрендә «Әлмәт икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгы базасында «Әлмәт икътисадый зонасы үсеше перспективалары» дип аталган проект сессиясе узды. Чарада юнәлешле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, агломерациягә кергән предприятие һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.
Проект сессиясенең төп бурычлары буларак Әлмәт икътисадый зонасы үсешенең стратегик күзаллануын формалаштыру һәм стратегик үсешенең өстенлекләрен (төп чараларын) эшләү билгеләнде.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге эшкуарларны инглиз теле буенча «Business Vocabulary for marketing» (Бизнес лексикасы. Маркетинг) семинарына чакыра. Семинар 2014 елның 30 октябрендә сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.
Тренер-укытучы сыйфатында тәрҗемәче, инглиз теле тренеры буларак 15 еллык эш тәҗрибәсенә ия Фәттахова Альмира Илгизәр кызы катнаша.
Тулырак мәгълүмат +7(927)440-60-86 (Гаптрахманов Риназ) телефоны буенча бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International