Дәүләт органнарының, дәүләт бюджеттан тыш фондлары белән идарә итү органнарының һәм муниципаль органнарның функцияләрен тәэмин итү буенча норматив чыгымнарны билгеләүгә карата таләпләр расланды

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 13 октябрендәге 1047нче Карары белән, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2014 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә, дәүләт органнарының, дәүләт бюджеттан тыш фондлары белән идарә итү органнарының һәм муниципаль органнарның функцияләрен тәэмин итү буенча норматив чыгымнарны билгеләүгә карата гомуми таләпләр расланды. Әлеге таләпләр сатып алулар планына кертелә торган сатып алу объектын һәм (яки) объектларын нигезләү максатында дәүләт органнарының, дәүләт бюджеттан тыш фондлары белән идарә итү органнарының һәм муниципаль органнарның функцияләрен тәэмин итү буенча норматив чыгымнарны билгеләгәндә кулланыла.
Карар 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International