2014 елда Татарстан Республикасының 168 идарәчесе халык хуҗалыгы өчен идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасында катнаша

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
2014 елның 25 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университетында халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасында катнашучылар өчен оештыру җыелышы булды. Яшь идарәчеләр өчен әлеге чара 2014/2015 уку елының башлануын аңлатты. Барлыгы 168 кеше укый башлады.
Идарәче кадрларны әзерләү программасы үзен кадрлар егәрен үстерү буенча чыннан да нәтиҗәле мәйдан буларак танытты: әзерлек үткәннәрнең 67% вазыйфаларында күтәрелгән, 12%ы үз бизнесын ачкан, 70%ы үз проектын уңышлы төстә тормышка ашырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International