2030 елга кадәр республика үсеше Стратегиясен эшләү кысаларында Яр Чаллыда «Кама икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгы утырышы узды

2014 елның 24 октябре, җомга
2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе проектын эшләү кысаларында 2014 елның 23 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Кама икътисадый зонасы үсеше» проект мәйданчыгы базасында «Кама икътисадый зонасы үсеше перспективалары» дип аталган проект сессиясе узды. Әлеге чарада юнәлешле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, агломерациягә кергән предприятиеләр һәм муниципаль берәмлек вәкилләре катнашты.
Проект сессиясенең төп бурычы буларак Стратегиянең кластер сәясәте, Кама икътисадый зонасында пространство үсеше һәм кеше капиталын формалаштыру һәм куллану сорауларына бәйле элементларын формалаштыру билгеләнде.

«Кама икътисадый зонасының пространство үсеше» түгәрәк өстәле кысаларында экспертлар тарафыннан әлеге икътисадый зонаның үсешен тәэмин итәчәк һәм аның флагманы булачак иң мөһим инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру механизмнарына бәйле темалар күтәрелде. Фикер алышулар барышында күперләр төзү буенча тәкъдимнәр аеруча зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International