Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Артерес» француз компаниясе генераль директоры Жан Франсуа Буассон белән очрашты

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
2014 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Артерес» француз компаниясе генераль директоры Жан Франсуа Буассон белән очрашты.
Очрашуда министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре, Россиянең иннновацияле төбәкләре ассоциациясенең Төбәк инновацион проектлары фонды генераль директоры Андрей Купцов һәм «Эйдос-робототехника» ҖЧҖ башкарма директоры Ленар Вәлиев катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Франциянең Прованс-Альпы-Лазурный берег төбәге арасындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында якларның алга таба хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук инновацияле компанияләрнең кластер бәйләнешләре сораулары һәм хезмәттәшлек перспективалары каралды, шул исәптән авиация сәнәгате өлкәсендә дә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International