Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты башлангычы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында, җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү вәкаләте бирелгән орган буларак, «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» 2012 елның 29 сентябрендәге 65-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законына экспертиза уздыру өчен материаллар әзерләү буенча эш башланачак.
Экспертиза үткәрүгә әлеге закон нигезләмәләрен гамәлгә керткәннән соң республикада салым түләүнең патент системасыннан файдаланучы эшкуарлар саны кими башлавы сәбәп булып тора. Бу хәл салым салуның әлеге системасын куллануның уңайлы яисә файдалы булмавын дәлилләргә мөмкин.
Экспертиза барышында законның эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлекне алып баруга нигезсез рәвештә комачаулык итә торган нигезләмәләре ачыкланырга тиеш. Экспертиза нәтиҗәләре буенча ясалган бәяләмә нигезендә законга үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителергә тиеш.
2014 елның 27 октябреннән барлык кызыксынган затлар «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» 2012 елның 29 сентябрендәге 65-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы буенча үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайлау йогынтысын бәяләү секторына электрон адрес буенча юллый алалар: Nail.Madiev@tatar.ru.
Закон белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/Assessment_of_regulating_influence/patent_system_of_taxation.htm.