Хуҗалык җәмгыятьләренең устав капиталында дәүләт катнашының тулаем өлешен билгеләү тәртибе расланды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 390/14 номерлы боерыгы белән заказчылар тарафыннан «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарларны, эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон тәэсиренә эләгә торган товарларны, эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу үзенчәлекләре ныгытылды.
Боерык белән тиешле хуҗалык җәмгыятьләренең устав капиталында өлешләрне билгеләү тәртибе ныгытылды һәм заказчыларга устав капиталында катнашуның тулаем өлеше үзгәрүе турында хәбәр итү кагыйдәләре расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International