ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге кече һәм урта бизнесның экспорт юнәлешле предприятиеләре өчен белем бирү чаралары кысаларында Сезне һәм Сезнең хезмәткәрләрегезне «Россиянең БСОга кушылуы шартларында илебез предприятиеләренең үсеш перспективалары һәм проблемалары» дип аталган бушлай семинарда катнашырга чакыра.
Сорауларга «Халыкара технологик үзәк» ҖЧҖ генераль директоры, икътисад фәннәре кандидаты, КМТТУ (КХТИ)ның менеджмент һәм эшкуарлык эшчәнлеге кафедрасы доценты Зөлфия Кадиева җавап бирә.
Семинар 23 октябрь көнне сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан шәһ., Пушкин ур., 18, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
«2015 елга һәм 2016–2017 еллар план периодына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын һәм Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларының төп параметрларын тикшерү буенча зона киңәшмәләре башланып китте
Әйтик, 2014 елның 21 октябрендә Татарстанның Биектау муниципаль районында республиканың тугыз муниципаль районы вәкилләре катнашында зона киңәшмәсе уздырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен базарларга этәрү турында» 2014 елның 19 сентябрендәге ИХ-12-264 номерлы беркетмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» ДУП тарафыннан Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияләрнең электрон каталогының пилот версиясе эшләнде (http://kp.agzrt.ru/).
2014 елның 21 октябрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясе эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Аны Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов алып барды. Утырышта Татарстан Республикасыннан икътисад министры Артем Здунов катнашты.
2014 елның 20 октябрендә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясен эшләү кысаларында «Татарстан Республикасының пространство-территориаль үсеше» юнәлешен тикшерү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының пространство ягыннан комплекслы үсеше кысаларында Кама инновацияле территориаль-җитештеү кластеры инфраструктурасының перспектив үсешенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Татарстан Дәүләт Советының профильле комитеты республика парламентының якын арада узачак утырышы көн тәртибенә кертү өчен 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын хуплады. Бүген ТРның төп финанс законы проекты республика Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралды. Искәртеп узабыз, элек документ республика парламентының башка комитетларында каралып, аның буенча парламент тыңлауларында фикер алышу булган иде. 

ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР бюджеты проектының агымдагы күрсәткечләрдән шактый аерылып торган параметрлардан чыгып төзелүенә игътибарны юнәлтте. Шулай итеп, 2015 ел бюджет проектында нефтьнең экспорт бәясе 100 доллар (баррель) тәшкил итә, доллар курсы – 37 сум. Искәртеп узабыз, хәзер нефтьнең барреле 85 доллар чамасы тора, ә доллар курсы 41 сум тирәсе. 

ТР агросәнәгать хезмәткәрләрен һәр сумны экономияләргә өйрәтәләр. Республиканың 7 зонасында семинар-киңәшмәләр узды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Министрлык Татарстан агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институты белән бергә республиканың 7 зонасында ТР агросәнәгать комплексының бухгалтерлык һәм икътисад хезмәтләре эшчәлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча семинар-киңәшмәләр үткәрде.

«Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкурлык субъектларының җиһаз лизингы килешүе (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасы кысаларында, субсидия формасында дәүләт ярдәме бирү өчен, Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйге комиссиясе утырышының турыдан-туры трансляциясен, техник сәбәпләр аркасында, элек тәкъдим ителгән сылтама буенча түгел, яңа сылтама буенча карарга мөмкин: https://new.livestream.com/accounts/10576116/events/3509392 (керү өчен теркәлергә кирәк).

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 16-18 октябре көннәрендә Истанбул шәһәрендә (Төркия) TURKCHEM 2014 VI Халыкара химия сәнәгате күргәзмәсе узды.
TURKCHEM – Төркиянең химия индустриясе күргәзмәсе, дөнья күләмендә әйдәп баручы химия күргәзмәләренең берсе. Анда быел дөньяның 13 иленнән килгән 300дән артык компания катнашты.
Лицензиатның дистанцион мәктәбендә унсигезенче дәрес урнаштырылган: Лицензия таләпләре: хезмәткәрләр (1нче өлеш).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International