ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 24 декабрендә ТР Муниципаль берәмлекләре советында Татарстан Республикасы Территориаль иҗтимагый үзидарәләренең социаль проектларына конкурс уздыру буенча конкурс комиссиясе утырышы үткәрелде.
Конкурста Татарстан Республикасының 20 муниципаль районы һәм 2 шәһәр округыннан килгән 204 проект катнашты, аларның 116сы финалга чыкты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Конкурс комиссиясе карары белән 30 җиңүче, 41 лауреат, 45тән дә ким булмаган санда конкурс дипломанты билгеләнде.
Грант фондының гомуми зурлыгы 4 млн сумны тәшкил итә.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
24 декабрьдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев рәислегендә Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырышта дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары үтәлешенең якынча еллык нәтиҗәләре, һәм шулай ук аларның мәгълүмати тәэмин ителеше тикшерелде,
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2014-2016 елларга Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» подпрограммасы үтәлешенең якынча нәтиҗәләре турында»гы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2014 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2014 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Лаеш (3 урын) муниципаль районнары алда бара.
2014 елның гыйнвар – ноябрь айлары өчен рейтингта иң зур үзгәрешләргә Теләче (+5 позиция) һәм Мамадыш (+4 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе, куллануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы үсеше темпларының күтәрелүе һәм предприятиеләрнең өстәмә кыйммәт күләмнәренең артуы.
 

2014 елның 24 декабрендә  бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутатлары дүртенче утырышларында  беренче укылышта «Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру турында» закон проектын кабул иттеләр.

Утырыш барышында  депутатлар парламентка кермәгән сәяси партияләр тәкъдимнәрен тыңладылар. Араларында закон проектын эшкәртеп бетерү вакытында республика халкының һәм профоюзларның фикерен исәпкә алуның кирәклеге, законда планлаштыру һәм фаразлауларның конкрет бурычларын һәм механизмнарын билгеләү, һәм шулай ук ихтыяҗ туганда фаразларга төгәллекләр кертү кебек тәкъдимнәр яңгырады.

 

 2014 елның 23 декабрендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү  инфраструктурасы субъектларына аккредитация турында таныклыклар тапшыру буенча быелның соңгы тантанасы узды.

 2014 елның 3 декабрендә узган комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге  1 сәнәгать (индустриаль) паркы һәм 8 сәнәгать мәйданчыгы аккредитация алды.

Барлыгы 2014 ел йомгаклары буенча муниципаль дәрәҗәдәге  2 сәнәгать паркы һәм  23 сәнәгать мәйданчыгы аккредитацияләнде.

 

 Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы  КПМГ компаниясе белән бергә Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм программасының нәтиҗәлелегенә анализ ясый. Әлеге анализ кысаларында Программа буенча ярдәм алган оешмалар арасында сораштырулар оештырыла.

Сораштыруларда канташу өчен,  2015 елның 30 гыйнварына кадәр анкета тутырып җибәрүегез сорала.  Анкетада ярдәм алганга кадәрге 2 ел һәм аннан соңгы еллар өчен мәгълүматны күрсәтергә кирәк (әйтик, сез 2012 елда ярдәм алдыгыз, димәк, 2010-1014 еллар өчен мәгълүмат тутырылырга тиеш)

 

2014 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында  Татарстан Республикасында уңай инвестицияле климатны тәэмин итү буенча Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органы эшчәнлеге стандартын мониторинглау буенча Эксперт төркеменең юнәлеш бирүче утырышы узды.

 

 2014 ел дәвамында   республикада Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең  IV спартакиадасы барды. Ярышлар спортның 9 төре буенча 33 команда арасында оештырылды.

Икътисад министрлыгы командасы гомумкоманда зачетында өченче урынны яулады.

Министрлык командасын әлеге күркәм нәтиҗә белән котлыйбыз! Спортта яңа уңышлар һәм казанышлар телибез.


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
 

 2014 елның 24 декабрендә «Корстон» Кунакханә-күңел ачу-сәүдә комплексында  («Пушкин» залы) яшҗ эшкуарларның «Татарстан Республикасында яшьләр эшкуарлыгы: вазгыять һәм перспективалар»  йомгаклау конференциясе узачак.

Конференциянең максаты - Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшкуарлыкның динамик үсешенең төп юнәлешләрен  тикшерү  өчен конструктив шартлар тудыру  һәм карарлар кабул итү.

 

Алдарак без  игътибарыгызны «Аерым эшчәнлек төрләрен лицензияләү турында» 2011 елның 4 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль законга карата  агымдагы елның 15 ноябрендә үз көченә кергән үзгәрешләргә җәлеп иткән идек.

 

Тәҗрибә шуны күрсәтә:  лицензиягә дәгъва кылучыларның барысы да законга кертелгән үзгәрешләрне игътибар белән үтәми, шуларны исәпкә алып, исегезгә төшерәбез, лицензия алу өчен документлар җыюны җиңеләйтү максатында, югарыда аталган законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә,  хәзер  лицензия алу өчен бирелә торган гаризага гамәлгә кую документларын теркәмәскә (элегрәк гамәлгә кую документларының нотариус тарафыннан расланган күчерелмәләрен теркәү мәҗбүри иде) мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International