2014 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларына аккредитация турында таныклыклар тапшыру буенча быелның соңгы тантанасы узды.
2014 елның 3 декабрендә узган комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының муниципаль дәрәҗәдәге 1 сәнәгать (индустриаль) паркы һәм 8 сәнәгать мәйданчыгы аккредитация алды.
Барлыгы 2014 ел йомгаклары буенча муниципаль дәрәҗәдәге 2 сәнәгать паркы һәм 23 сәнәгать мәйданчыгы аккредитацияләнде.